news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Татарстан Президенты матбугат хезмәтенең беренче җитәкчесе белән хушлаштылар

Казанда Татарстан Президенты матбугат хезмәтенең беренче җитәкчесе белән хушлаштылар
Фото: © "Татар-информ", Җәмил Сәлимгәрәев

Казанның Апанай мәчетендә Татарстан Президенты матбугат хезмәтенең элеккеге җитәкчесе Әнәс Хәсәнов белән хушлашу мәрасиме булды. Журналист, язучы һәм дәүләт эшлеклесен соңгы юлга озатырга туганнары, якыннары, хезмәттәшләре һәм дуслары килде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Җәмил Сәлимгәрәев яза.

Татарстан Республикасының беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.

«Безнең Әнәс Хәсән улы белән уртак эшчәнлек ТАССР Югары Советында башланды. Үзгәртеп кору һәм хәбәрдарлык елларында - республика дәүләт суверенитеты турыда Декларация кабул иткән катлаулы чорда ул гаммәви мәгълүмат чаралары белән эшләү өчен җавап бирде», - диелгән иде телеграммада.

1991 елның августында Хәсәновка Татарстан Президентының матбугат үзәген булдыру эше йөкләнә. Бу хакимият һәм гаммәви мәгълүмат чаралары арасындагы хезмәттәшлекнең бөтенләй яңа формасы иде, дип искәртте Шәймиев телеграммада.

ТР Президенты матбугат хезмәтенең беренче җитәкчесе итеп билгеләнеп, Әнәс Хәсәнов әлеге структура эшенә нигез сала. 90нчы елларда, илдә һәм республикада киң яңгыраш алган һәм зур вакыйгалар узган вакытта, төбәктә яшәүчеләр һәрвакытта да Татарстандагы беренче затның фикерен белеп тора.

«Президент беркайчан да ул еллардагы кебек ачык булмады. Бу бик мөһим иде, чөнки Татарстан тавышын һәрвакыт ишеттеләр», - дип искәртте «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, ТР Журналистлар берлеге рәисе һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов.

Әнәс Хәсәнов талантлы язучы, пьесалар, повестьлар, поэмалар авторы да иде. Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис аның белән 50 елдан артык таныш булган. Алар икесе дә бер үк югары уку йортын (Казан педагогика институты – Т-и иск.) тәмамлаган. Ренат Харис сүзләренчә, Хәсәнов әдәбият өлкәсендә якташы Абдулла Алиш йогынтысын тойган.

«Ул (Хәсәнов – Т-и иск.) башкалардан бик тыныч булуы һәм салкын канлылыгы белән аерылып тора иде. Әмма ул бик тә шәхси шигырьләр язды. Ике дәүләт телен дә искиткеч яхшы белә иде», - дип искәртте Ренат Харис.

Әнәс Хәсәнов кичә, 23 августта, 89 яшендә вафат булды. Ул Казанның Тынычлык бистәсе зиратында хатыны янәшәсенә җирләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100