news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Татарстан Президенты Кубогына пейнтбол ярышлары була

Казан ипподромында пейнтбол турниры өчен мәйданчык төзелгән.

(Казан, 22 август, "Татар-информ"). Казан ипподромында пейнтбол турниры өчен мәйданчыкта Татарстан Президенты Кубогына пейнтбол ярышлары була. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Хәзерге вакытта турнирда катнашу өчен 14 оешма гариза биргән.

Пейнтбол үзәктә 26 августта турнирның сайлап алу уеннары узачак. Һәр команда 6 көндәш командага каршы уйнаячак. 2 сентябрьдә финал узачак, анда 8 команда катнашачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot