news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Татарстан Премьер-министрының элеккеге урынбасары Хәйруллин белән хушлашалар

Казанда Татарстан Премьер-министрының элеккеге урынбасары Хәйруллин белән хушлашалар
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәракшина

А.С.Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР Иҗтимагый палатасының элеккеге рәисе, республика Премьер-министрының элеккеге урынбасары Илгиз Хәйруллин белән хушлашу мәрасиме уза.

Хушлашу митингы 9.00 сәгатьтә башланды. Хәйруллинны шул ук көнне Арча зиратында җирлиләр.

Элегрәк хезмәттәшләре, укучылары, шулай ук республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов элеккеге вице-премьерның вафат булуына бәйле рәвештә кайгы уртаклашкан иде. «Гаиләгә бу зур югалтуны күтәрер өчен көч һәм сабырлык телим», — диде Татарстан лидеры.

news_right_1
news_right_2
news_bot