news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Татарстан пилотсыз системалар лигасын булдырдылар

Казанда Татарстан пилотсыз системалар лигасын булдырдылар
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Татарстанда пилотсыз системалар республика лигасы булдырылды. Ул пилотсыз очкычлар өлкәсендә һәвәскәрләрне һәм спортчыларны берләштерәчәк, турнирлар оештырачак һәм белем бирү чаралары уздырачак. Карар ТР Фәннәр академиясендә оештыру җыелышында кабул ителде.

«Республика авиамодельләштерү һәм самолетлар төзү өлкәсендә Россия лидерлары арасында. Безгә белгечләрне һәм остазларны саклау мөһим. Пилотсыз системалар мәсьәләсенә комплекслы рәвештә карарга кирәк. Команда белән тырышып эшләгән чакта барысы да килеп чыга», - дип билгеләде Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов.

Ул ассызыклаганча, бүгенге көндә дроннар икътисадның төрле өлкәләрендә кулланыла. Алар шулай ук яшьләрне кызыксындыра, алар бу өлкәдә югары спорт нәтиҗәләре күрсәтә.

Лигада биш юнәлеш булачак: һава, су, җир, ясалма фәһем һәм мәгариф. Трекларның һәрберсен профильле эштә күпьеллык тәҗрибәсе булган белгечләр җитәкләячәк, дип аңлатты ТР Дроннар узышлары федерациясе директоры Георгий Дикопольский.

news_right_1
news_right_2
news_bot