news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Татарстан пациенты көне ачыла
Татарстан пациенты көне кысасында исә “Шикәр авыруына каршы көрәш алып бару өчен берләшик” исемле конференция узачак дип көтелә
Скопировать ссылку
(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 14 ноябрьдә, Казанның Химиклар Мәдәният Сараенда Татарстан пациенты көне ачыла. Әлеге чара иртәгә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья шикәр аваыруына каршы көрәш көне уңаеннан үткәрелә. Татарстан пациенты көне кысасында исә “Шикәр авыруына каршы көрәш алып бару өчен берләшик” исемле конференция узачак дип көтелә. Аны ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыклары ярдәме белән ТР Шикәр авыруы нәтиҗәсендә инвалид булганнарның иҗтимагый оешмасы үткәрә.
ТР Шикәр авыруы нәтиҗәсендә инвалид булганнарның иҗтимагый оешмасы рәисе Илшат Гарипов “Татар-информ”га хәбәр иткәнчә, 8 ноябрьдә республикабызда “ДиабетФорум” ачылды. Иртәгә буласы чара әнә шул форум кысаларында үтә. Анда ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт Комитеты рәисе Светлана Захарова, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева, ТР баш эндокринологы Энгель Хасанов, ТР Шикәр авыруы нәтиҗәсендә инвалид булганнарның иҗтимагый оешмасы вәкилләре катнашыр дип уйланыла.
Илшат Гарипов сүзләренә караганда, конференция кысаларында шикәр авыруы булган кешеләргә медицина ярдәме күрсәтүдә туган проблемалар күтәреләчәк. Алар – чит илләрдә җитештерелгән инсулинны илебездә җитештерелгән препаратларга алыштыру, республикабызда яшәүче, ташламалардан файдаланырга хокукы булган кешеләрне кирәкле дарулар белән тәэмин итмәү, шикәр чире китереп чыгарган аяк табаны авыруын дәвалау буенча кабинетлар булмавы, “Шикәр авыруы мәктәбе”нең эшләмәве һәм башкалар. Форум әлеге проблемаларны чишүгә үз өлешен кертер дип ышана Илшат Гарипов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2