Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Татарстан Музейлар ассоциациясенең утырышы булачак
Утырышта ассоциациянең гомуми хисап-сайлау җыелышын оештыру һәм уздыру, «Татарстанның музейлы язы – 2017» акциясен үткәрү хакында фикер алышачаклар.
(Казан, 12 март, «Татар-информ»). 14 мартта республиканың музей оешмалары һәм музей хезмәткәрләре ирекле берләшмәсен тәшкил иткән Татарстан Музейлар ассоциациясенең чираттагы утырышы булачак. Бу хакта Татарстанның Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Берләшмә үзен безнең республикада гына түгел, ә аннан читтә дә эре музейара проект буларак тәкъдим итте. 2015 елда Казанда узган Халыкара музей форумын оештыру һәм уздыру, ел саен үткәрелүче «Татарстанның музейлы язы» акциясе, күп санлы бәйгеләр – ассоциясе кысаларында музей берләшмәсенең үзара тыгыз бәйләнешен раслый.
Утырышта ассоциациянең гомуми хисап-сайлау җыелышын оештыру һәм уздыру, «Татарстанның музейлы язы - 2017» акциясен үткәрү хакында фикер алышачаклар. Идарә әгъзаларына берләшмәнең яңа ясалган сайтын тәкъдим итәчәкләр.
Утырыш Татарстан Милли музее филиалы – реставрацияләүдән соң яңа ачылган А.М.Горькийның әдәби-мемориаль музеенда узачак. Идарә әгъзалары А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпинның тормышын һәм иҗатын чагылдырган яңа экспозицияләр белән танышачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз