news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Татарстан һәм Әзербайҗан хезмәттәшлеге перспективалары буенча фикер алыштылар

Очрашуда катнашучылар ике республиканың туризм, мәгариф, мәдәният һәм эшмәкәрлек өлкәләрендә хезмәттәшлек итүләре турында сүз алып барды

 (Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Казанда “Татарстан һәм Әзербайҗан хезмәттәшлегенең перспективалы юнәлешләре” темасына “түгәрәк өстәл” узды. Бу чараны Әзербайҗан татар диаспорасы вәкиле, җәмәгать эшлеклесе Әмин Рамазанов һәм РФ Бөтендөнья әзербайҗаннар конгрессының ТР буенча рәисе Сарраф Кәримов оештырды.

Очрашуда РФ Бөтендөнья әзербайҗаннар конгрессының ТР буенча рәистәше, ТР ЭЭМның запастагы полковнигы Гашим Исмайылов, РФ Бөтендөнья әзербайҗаннар конгрессының ТР буенча рәисенең урынбасары, РФ Миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәре Сәфәр Сәфәров, биология фәннәре докторы, профессор Ализаде Гасанов, биология фәннәре кандидаты Алсу Йосыпова, әдип Исаг Алиев, запастагы полковник Сабир Җафаров, табиб Фоат Ягубов, эшмәкәрләр Бакир Мехтиев, Нариман Таһиров һәм Мехти Солтанов, ТР Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе киңәшчесе Гүзәл Әбелханова, публицист, блогер Леонид Иванов, профессор Миңгол Галиев һ.б. катнашты.

Фикер алышуда мөмкин булган хезмәттәшлекнең барлык аспектларына да кагылдылар, ягъни яңа сәүдә мәйданчыкларын үзләштерү, туризм, медицина туризмы, мәгариф, мәдәният һәм эшмәкәрлек өлкәсендәге хезмәттәшлекне үстерү турында сүз барды.

Очрашуда кызыклы проектлар да тәкъдим ителде, ягъни Татарстан, Әзербайҗан һәм Кытайның хезмәттәшлек итү мөмкинлеге.

Бөтендөнья татар конгресс Башкарма комитеты аппаратының әйдәп баручы референты Илгиз Хәйсаров декабрьдә Казанда уздырылган “Татарстанның эшлекле партнерлары” форумы турында сөйләде. Ул РФның төрле төбәкләре, БДБ илләре, якын һәм ерак илләр эшмәкәрләре өчен үзара аралашу һәм элемтәләрне җайга салу өчен мөһим мәйданчыкка әйләнде, диде.

Леонид Иванов Әзербайҗан һәм Татарстанның джаз пианистлары фестивален үткәрү турындагы инициатива белән чыкты.

Татар энциклопедиясе һәм төбәкне уйрәнү институты хезмәткәре, тарихи фәннәр кандидаты Булат Хәмидуллин билгеләп узганча, татар һәм әзербайҗан диаспораларын тирәнтен өйрәнү мөһим. Шулай ук, Татар энциклопедиясенең яңа 12 томлыгында Әзербайҗандагы татарлар турында гына түгел, ә Татарстанда яшәүче әзербайҗаннар турында мәгълүмат та урын алачак, диде.

Моннан тыш,  Әзербайҗанда Татарстан якташлыгын булдыру да республикалар арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне ныгытыр иде, дип сөйләде оештыручылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot