news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Татарстан һәм Россия Тышкы эшләр министрлыгы хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар

Дипломат Татарстан киләчәктә дә халыкара хезмәттәшлекне үстерүдә ярдәм итәчәк, дип ышана.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия дипломанты, Россиянең Эстониядәге элеккеге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Юрий Мерзляков белән очрашты. Бу турыда Татарстан Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу Татарстан Хөкүмәте Йортында узды. Анда Россия Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов та катнашты.

Мерзляков Татарстан Хөкүмәтенең Россия Тышкы эшләр министрлыгы вәкиллегенә игътибарлы мөнәсәбәтен билгеләп үтте һәм республика киләчәктә дә халыкара хезмәттәшлекне үстерүдә ярдәм итәчәк, дип ышана дипломат.

news_right_1
news_right_2
news_bot