news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Татарстан мәктәпләрендә тәрбия системасы турында фикер алышачаклар

Киңәшмәдә мәктәп директор урынбасарлары, сыйныф җитәкчеләре, педагог-психологлар, педагог-оештыручылар катнаша.

(Казан, 27 июнь, "Татар-информ"). 28 июньдә Казанда Татарстан мәктәпләрендә тәрбия системасына багышланган киңәшмә була. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хемзәте хәбәр итте.

«Галактика» 35 нче номерлы лицее базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең «Татарстан Республикасында тәрбия системасы: традицияләр һәм заман таләпләре» темасына республика август киңәшмәсе кысаларында секция утырышы була. 

Утырыш эшендә гомуми белем бирү оешмаларының директор урынбасарлары, сыйныф җитәкчеләре, педагог-психологлар, педагог-оештыручылар катнашачак.

Секция кысаларында тәрбиянең актуаль мәсьәләләре буенча тематик мәйданчыклар эше оештырылачак, диелә бу хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot