Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Татарстан һәм күрше төбәкләрдә яшәүчеләрне виноград үстерергә өйрәтәчәкләр
Күргәзмә-ярминкәдә утырту материалларын сатып алырга мөмкин булачак.
(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). 17 сентябрьдә Казан дәүләт аграр университетының Укыту-демонстрацияләү үзәгендә «Татарстанның бакча һәм виноград уңышы» дип аталган күргәзмә-ярминкәсе үтәчәк. Бу хакта республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.
Күргәзмә-ярминкәдә бакча культураларын тәрбияләү, виноград үстерү буенча мәгълүмат тупларга, шулай ук утырту материалларын сатып алырга мөмкин булачак.
Әлеге чара 2009 елдан бирле ел саен уздырыла, Татарстанның һәм күрше төбәкләрнең һәвәскәр бакчачыларын, виноград үстерүчеләрен бергә җыя.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз