news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадасы финалы уза

Ярышларда республиканың бөтен районыннан 1,5 мең педагог, мәгариф идарәләре һәм бүлекләре җитәкчеләре катнаша

  (Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). 10 октябрьдә Казан Үзәк стадионының өсте каплаулы җиңел атлетика манежында Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадасы финалы уза. Ярышларда республиканың бөтен районыннан 1,5 мең педагог, мәгариф идарәләре һәм бүлекләре җитәкчеләре катнаша.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында белдерелгәнчә, Спартакиада спортның җиңел атлетика эстафетасы, йөгерү, озынлыкка сикерү, гер күтәрү, армрестлинг һәм аркан тарту төрләре, шашка буенча узачак.

Республика мәгариф хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадасы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан мәгариф учреждениеләре һәм мәгариф бүлекләре педагоглары һәм җитәкчеләре арасында физкультураны пропагандалау, спортны популярлаштыру һәм физкультура-спорт эшләрен көчәйтү максатыннан үткәрелә.

Спартакиада 3 этапта уза. Беренче этапта ТР шәһәр һәм авыл районнарында мәгариф учреждениеләрендә якынча ярышлар үткәрелә. Иикенче этапта ТР муниципаль районнарында гомуммәгариф учреждениеләре һәм муниципаль районнар мәгариф идарәләре бүлекләре хезмәткәрләре арасында Спартакиаданың барлык төрләре буенча ярышлар узачак. Финалда муниципаль районнарның җыелма һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы командалары арасында Спартакиаданың бөтен төрләре буена ярышлар планлаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100