news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда Татарстан Мәгълүматлаштыру академиясе оешуның 15 еллыгын билгеләп үтәләр
Халыкара конференция программасы икътисадның реаль секторы һәм социаль–хокукый процессларның тотрыклы үсешен тәэмин итү проблемаларын колачлый
Скопировать ссылку
(Казан, 25 декабрь, “Татар–информ”). Бүген ТР Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясендә “Эшчәнлекнең барлык өлкәләрендә инновацион технологияләрне эшләү һәм гамәлгә кертүгә бәйле проблемаларны хәл итүдә Хөкүмәтнеке булмаган фәнни–иҗтимагый оешмаларның роле” дип исемләнгән Халыкара конференция уза. Форум Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру академиясе оешуга 15 ел тулу уңаеннан үткәрелә.
Чараны Татарстан Министрлар Кабинеты, ТР Мәгълүматлаштыру академиясе, ТР Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясе, Проблемалы анализ һәм төбәк дәүләт– идарә итүне проектлаштыру үзәге оештыра.
Халыкара конференция программасы икътисадның реаль секторы һәм социаль–хокукый процессларның тотрыклы үсешен тәэмин итү проблемаларын колачлый, дип хәбәр итә ТР Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясенең мәгълүмат һәм тышкы элемтәләр бүлеге.
Конференциядә әйдәп баручы галимнәр, Татарстанның югары уку йортлары вәкилләре һәм белгеч–практиклар, шулай ук чит илдән килгән кунаклар катнаша.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot