news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Татарстан Композиторлар берлегенең 85 еллыгына багышланган кичә булды

Казанда Татарстан Композиторлар берлегенең 85 еллыгына багышланган кичә булды
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Кичә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татарстан Республикасы Композиторлар берлегенең 85 еллыгын билгеләп үттеләр. «Татар классик музыкасы җәүһәрләре» циклының әлеге концерты Тинчурин театры оркестры өчен 91нче сезонның беренче концерты булды. Кичә Салих Сәйдәшевның «Сүнгән йолдызлар» спектакленә иҗат иткән кереш өлеше белән башланды.

Кичәдә театр оркестры башкаруында Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин, Нәҗип Җиһанов, Александр Ключарев, Алмаз Монасыйпов һ.б. татар классик музыкасына зур өлеш керткән шәхесләрнең композицияләре, музыкаль драма, опера, балет һәм спектакль өчен язылган әсәрләрдән өзекләр яңгырады. Шулай ук, бүгенге көндә иҗат итүче композиторларның Рәшит Кәлимуллин, Резеда Ахиярова, Эльмир Низамов, Ильяс Камал, Рөстәм Зарипов, Илһам Байтирәк, Алсу Абдуллина, Миләүшә Хәйруллина, Гөлнара Тимербулатова, Алсу Сөнгатуллина, Елена Анисимова, Лилия Таһирова, Ләйсән Абдуллина һ.б. әсәрләре тәкъдим ителде.

«Татарстан Композиторлар берлеге катлаулы чорда – 1939 елда әлеге музыкаль берләшмәне оештырган Нәҗип Җиһанов, Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин, Мансур Мозаффаров, Александр Ключарев иҗатына нигезләнә. Бүгенге программа үткәндәге казанышларны һәм бүгенге көн уңышларын яулаучы үзенчәлекле күпер булсын иде. Әмма без композиторлар каләменнән тамган һәр нәрсәне кадерләп, халыкка тәгаенләнгән музыкаль мирас буларак югалтмыйча тамашачыга җиткерергә тырышабыз», – дип сәламләде кичәне алып баручы Алсу Мөлекова.

Оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры – Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Ильяс Камал әйтүенчә, барлык композиторларның әсәрләрен тәкъдим итеп бетереп булмаса да, кичәдә күпчелеге яңгыраган.

«Классик композиторлар, бүгенге көндә иҗат итүчеләрнең әсәрләре дә башкарылды. Композиторлар берлегендә игълан ясаган идем, теләк белдерүчеләр булды. Шулай ук, репертуардагы әсәрләр белән дә тулыландырдык. Кайбер әсәрләргә безнең оркестр составына туры китереп транскрипция ясадым, классик композиторларның әсәрләренә оркестровканы үзем эшләдем», – диде ул «Татар-информ»га.

Алсу Мөлекова Татарстан Композиторлар берлеге рәисе, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Рәшит Кәлимуллинның котлау телеграммасын да яңгыратты.

«Татарстан Композиторлар берлеге – Россиядә иң борынгы һәм иң зур композиторлык оешмаларының берсе. Нәҗип Җиһанов, Александр Ключарев, Мансур Мозаффаров, Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин, Җәүдәт Фәйзи, Заһид Хәбибуллин... Алар Татарстан Композиторлар берлеген оештырган һәм татар профессиональ сәнгатенең башлангычында торган күренекле шәхесләр. Без аларның казанышлары белән горурланабыз, аларга тигезләшәбез. 85 ел эчендә Татарстан Композиторлар берлеге чын иҗат үзәгенә әверелде, анда татар һәм рус мәдәниятенең алтын фондына кергән шедеврлар туды», – диелгән иде котлау сүзләрендә.

Татар мәдәниятен үстерүдә композитор, педагог, күренекле шәхес һәм талантлы оештыручы Нәҗип Җиһановның фидакяр хезмәтен дә искә алдылар. «Ул 1939 елда Композиторлар берлеген җитәкли һәм 38 ел дәвамында аның рәисе була. Нәҗип Җиһанов тырышлыгы белән Татар дәүләт опера һәм балет театры, Зур концертлар залы, Казан консерваториясе, Казанда, Чаллыда, Әлмәттә һәм Түбән Камада музыка училищелары ачыла», – дип сөйләде Алсу Мөлекова. Кичәдә Нәҗип Җиһановның «Җәлил» операсыннан Җәлил ариясе яңгырады.

Солистлар – халыкара конкурслар лауреатлары Алмас Хөсәенов, Әскар Корбангалиев, Татарстанның атказанган артисты – Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театры актрисасы Алсу Фәйзуллина, Тинчурин театры артисты Илнур Байназаров. «Төп максатыбыз – шушы байлыкны сакларга һәм киң тамашачыга җиткерергә. Киләсе буыннар да бу җырларны җырлап, әсәрләрне белеп, яратып үсеннәр иде», – дип тәмамлады кичәне Алсу Мөлекова. Кичәнең ахырында Александр Ключаревның «Туган җирем – Татарстан» һәм Салих Сәйдәшевның «Совет Армиясе маршы» яңгырады.

  • Татарстан Республикасы композиторлар берлеге – иҗтимагый оешма. Татарстан Республикасы профессиональ композиторлар һәм музыка белгечләре иҗади берлеге. Берлекнең төп максатлары булып: Татарстан Республикасының музыкаль традицияләрен үстерү һәм баету, югары профессиональ әсәрләр булдыру өчен шартлар тәэмин итү, төрле музыкаль жанрлар үсешен кайгырту, рухи һәм иҗтимагый тормышта актив катнашу, концерт, фестиваль, конкурс, конференцияләр үткәрү. Республика, Россия һәм халыкара фестивальләрдә, конкурсларда катнашу тора.

    Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге 1939 елда оеша. Берлек Оештыру комитеты составына Нәҗип Җиһанов (рәис), Александр Ключарёв, Мансур Мозаффаров керәләр. 1940 елның 2 февралендә оештыру комитеты утырышында композиторлар Василий Виноградов, Юрий Виноградов, Нәҗип Җиһанов, Александр Ключарёв, Мансур Мозаффаров, Салих Сәйдәшев, Җәүдәт Фәйзи, Заһит Хәбибуллин, Фәрит Яруллин һәм музыка белгече Х. Терегулова катнаша.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100