news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанда - Татарстан киносы бәйрәме

Бүгеннән 3 июльгә кадәр Казанда Татарстанда төшерелгән иң яхшы нәфис һәм вәсикави фильмнар күрсәтеләчәк

(Казан, 21 апрель, “Татар-информ”). Бүгеннән 3 июльгә кадәр һәр атнаның чәршәмбесендә “Мир” кинотеатрында “Татарстан киносы” программасын тормышка ашыру кысаларында Татарстанда төшерелгән иң яхшы нәфис һәм вәсикави фильмнар күрсәтеләчәк.
Кичке 19 сәгатьтә “Күктау”, “Өч аяклы ат”, “Бөркетләр” һәм башка фильмнарны күрергә мөмкин булачак. Татарстан фильмнарын күрсәтү ТАССР оешуга 90 ел тулуга багышлана. “Татарстан киносы” программасының максаты – республикада төшерелгән фильмнарны популярлаштыру, дип хәбәр итә “Татаркино” оешмасының матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100