news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Татарстан кинематографистлар берлегенең яңа бинасы ачылды

Яңа үзәктә остаханә, лекция үткәрү һәм кино күрсәтү планлаштырыла.

Казанда Татарстан кинематографистлар берлегенең яңа бинасы ачылды
Михаил Захаров

(Казан, 5 март, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Казанның Петр Алексеев урамындагы 3нче йортта Татарстан кинематографистлар берлегенең яңа бинасы ачылды. Тантаналы чарада республиканың профессиональ кино эшлеклеләре катнашты.

«Безнең 160 кв. метрлы бинабыз барлыкка килде, без анда иркенләп җыела алабыз. Моңа кадәр без сынау режимында эшләдек. Бүген, эш көне булу сәбәпле, чарага берлектәге 52 кешенең 35е килде», — диде оешма рәисе — кинорежиссер Илдар Ягъфәров. 

2021 елның гыйнвар ахырында бинада ремонт тәмамланды. Хәзер биредә административ биналардан тыш, 45 урынлык тулысынча җиһазландырылган кинозал урнашкан. Анда проектор һәм зур экран да бар.

Сүз уңаеннан, быел кинематографистлар берлеге 40 еллык юбилеен бәйрәм итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot