Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Татарстан һөнәри белем бирү осталарының республика форумы узачак
7 октябрьдә Казанда һөнәри белем бирү осталарының «Мастер 2030: от учебной мастерской к реальному производству» республика форумы була. Чара уникаль осталык үзәгендә үтәчәк. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Форумда Татарстанның һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре, производствода белем бирү осталары, укытучылар, хакимият органнары вәкилләре һәм эш бирүчеләр катнашачак.
Чарада Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов катнашачак.
Форумның төп темасы икътисад һәм хезмәт базарының үзгәреп торучы таләпләре шартларында һөнәри белем бирү остасы ролен үстерүгә багышланачак. Катнашучылар көллият һәм техникум студентларын реаль җитештерүгә ничек якынайтырга, мәгариф оешмаларының предприятиеләр белән үзара хезмәттәшлеген көчәйтергә һәм производствода өйрәтү осталары эшенә заманча алымнар формалаштырырга кирәклеге турында фикер алышачаклар.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз