news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда “Татарстан хезмәт фронты” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды
Бу чара Татарстанда яшәүче күп милләтле халыкның Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлешен күрсәтү максатыннан оештырылды
Скопировать ссылку
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Алия Сабирова). Бүген Казанда Бөек Ватаан сугышында Җиңүгә 65 ел тулуга багышланган “Татарстан хезмәт фронты” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды.
Чараны “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге, ТР Профсоюзлар федерациясе, Хезмәт һәм социаль мөнәсәбәтләр академиясенең Казан филиалы оештыра.
Конференциядә РФ Дәүләт Думасы депутаты Клавдия Новикова, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, ТР Дәүләт Советы депутатлары, “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлегенең сәяси совет секретарьлары, министрлык һәм ведомстволар, республиканың ветераннар оешмалары вәкилләре катнашты.
Конференция Татарстанда яшәүче күп милләтле халыкның Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлешен күрсәтү максатыннан оештырылды.
ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова сәламләү сүзе белән чыгыш ясады һәм Бөек Ватаан сугышы елларында Татарстан Республикасы профсоюзларының эше турында сөйләде. Профсоюз оешмалары сәнәгатьне хәрби юнәлештә үзгәртеп коруда предприятие һәм учреждение җитәкчеләренә ярдәм итәргә тиеш була.
ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе докладында сугыш чорында профсоюз оешмалары хәрби-оборона һәм дәвалау-тернәкләндерү эшләре белән актив шөгыльләнүен, госпитальдә шефлык итүләрен ассызыклап үтте. Әлбәттә, фронтка бөтен халык ярдәмен оештыру аларның даими игътибарында булган. Сугыш елларында республика хезмәтчәннәре танк колонналары һәм эскадрилья төзелешенә 380 млн. сум акча керткән, ә фронтка җыелган ярдәм 1 млрд. 621 млн. сум тәшкил иткән, дип өстәде Т.Водопьянова.
Ул чыгышы ахырында хәзерге вакытта ТР Профсоюзлар федерациясе Җиңүнең 65 еллыгына багышланган чараларга әзерләнү һәм оештыру эшләренә керешүен белдерде. Республика профсоюзларының көче сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренең социаль хәлен яхшырту, шулай ук профсоюз хезмәткәрләре хакында мәкаләләр, очерклар бастыруга юнәлдерелгән.
“Әгәр сугыш елларында тыл хезмәтчәннәре өчен “Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен” төп шигарь булса, бүген безнең өчен төп шигарь болай яңгырый “Барысы да сугыш ветераннары өчен, барысы да аларның сәламәтлеген саклау өчен”, - дип тәмамлады Татьяна Водопьянова.
Хезмәт фронтында катнашучы, хезмәт ветераны Андрей Трусов ул вакыттагы авырлыклар турында сөйләде.
Бүгенге конференциядә катнашучыларны “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы һәм “бердәмроссияле”ләрнең лидеры шәхсән Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән Дәүләт Советы депутаты, Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Бударин сәламләде. Ул тыл хезмәтчәннәренә зур хезмәтләре очен рәхмәт белдерде.
“Бердәм Россия” партиясенең Казан җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Наил Хөснетдинов фикеренчә, бүгенге конференция тыл хезмәтчәннәре прорблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү өчен яхшы урын булып тора. “Проблемалар бар. Бүген аларга карата гадел мөнәсәбәт түгел. Сугышта катнашучылар федераль дәрәҗәдә тиешле ташламаларга ия. Ә тыл хезмәтчәнәре турында кайгырту федерация субъектларына тапшырылган, дотацион төбәкләр булу сәбәпле, бу вәзгытьне катлауландыра. Тыл хезмәтчәннәре проблемаларына игътибарны җәлеп итү һәм аларның хокукларын тигезләү безнең бурыч”, - диде Дәүләт Советы депутаты гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренә.
ТР Профсоюзлар федерациясе бинасында Татарстан предприятиеләренең сугыш елларында чыгарылган продукциясе күргәзмәсе оештырылган булуын да билгеләп үтәргә кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2