Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Татарстан халыклары мәдәнияте калейдоскобы» проектына йомгак ясадылар
«Толерантлык безнең республикабызда электән үк килгән», — диде Дания Заһидуллина.
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Фәннәр академиясендә «Татарстан халыклары мәдәнияте калейдоскобы» проектын тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча төбәкара түгәрәк өстәл үткәрелде.
«ТАССР төзелгәндә Гыйльми үзәк эшчәнлеге юнәлешләрендә күпмилләтле республиканың шартлары исәпкә алынган. Учреждениенең фәнни-педагогик комиссиясе татар, руслардан кала, Татарстанда яшәүче башка милләтләр (чуваш, мордва, мари, удмурт һ.б.) өчен дә мәктәпләр ачарга өнди. Димәк, толерантлык безнең җирлектә электән үк килгән», — диде филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина.
Аның сүзләренчә, Гыйльми үзәктә рус, татар һ.б. халыкларның фәнни кулъязмаларын редакцияләү эше дә җайга салына. «Кыр тикшеренүләре һәрвакыт телне, теләсә кайсы этносның фольклорын фундаменталь тикшерүдә төп бәхәс булып тора. Мондый тикшеренү эшләре Россия империясененең Фәннәр академиясендә уздырыла башлаган», — диде галимә.
«XIX гасырның беренче яртысына бу эшчәнлеккә Казан университетының фәнни хезмәткәрләре кушыла. Аерым-аерым татар зыялылары да экспедицияләр үткәргән. Татар әкиятләре, җырлары, мәкальләре, тизәйткечләре, легендалары язып алынган. Татар теленең җирле сөйләм үзенчәлекләрен билгеләп алганнар. Мәсәлән, татар галиме Каюм Насыйри беренчеләрдән булып татар халык авыз иҗатын җыя башлый», — ди ул.
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты 2009 елдан бирле махсуслаштырылган экспедиция белән беррәттән комплекслы экспедицияләр дә уздыра башлаган. «Унга якын хезмәткәр бар. Фольклор, диалектология, археология, музыка өлкәсендәге белгечләр эшләде. Институтыбыз соңгы 10 елда ТР районнары һәм Россия төбәкләрендә 40 комплекслы экспедиция үткәргән», — диде директор Ким Миңнуллин.
Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча ТР Президенты департаментының милли сәясәтен гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин сүзләренчә, республиканың уңай нәтиҗәләргә ирешүгә бер юлы — милләтара дуслыкны саклап калуның. «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында фәнни, мәдәни һ.б. бик күп чаралар узды. Барысында да милли-мәдәни автономия вәкилләре катнашты», — диде ул.
«Киләсе елда Татарстан халыклары ассамблеясенә 30 ел тула. Милли-мәдәни автономияләрендә гражданлык институты үсеш алган. Безгә дәүләт органнарыннан да ярдәм итеп торалар. Россиянең һәр төбәгендә милләтләр үзгәрә, безгә башка илләрдән дә күченеп килүчеләр артып тора», — диде Татарстан халыкларының Дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов.
Түгәрәк өстәл эшендә проектта катнашучы фәнни учреждение вәкилләре, шулай ук дәүләт һәм муниципаль органнар, фәнни һәм белем бирү учреждениеләре, Татарстан Республикасының иҗтимагый оешма хезмәткәрләре катнашты.
Проект 2021 елда Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын үткәрү буенча төп чараларның республика планы нигезендә Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан Чуваш дәүләт гуманитар фәннәр институты, В. Васильев исемендәге Мордовия Республикасы Хөкүмәте каршындагы гуманитар фәннәр фәнни-тикшеренү институты, Мари Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институты белән берлектә гамәлгә куелган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз