news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Татарстан Хөкүмәте йорты янында ике чит ил машинасы бәрелешкән

Авариядә балалар кәнәфиендә булган кечкенә кыз баланың башы җәрәхәтләнгән.

Казанда Татарстан Хөкүмәте йорты янында ике чит ил машинасы бәрелешкән
Очевидцы

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда ТР Хөкүмәте йорты янында ике чит ил машинасы бәрелешкән. Бу хакта «Татар-информ»га һәлакәт шаһитлары хәбәр итте.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, бүген Ирек мәйданында Министрлар Кабинеты бинасы каршында «БМВ» һәм «Тойота» бәрелешкән.

Һәлакәттә «БМВ»да балалар кәнәфиендә булган кечкенә кыз баланың башы җәрәхәтләнгән.


news_right_1
news_right_2
news_bot