news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда “Татарстан-Франция” халыкара фәнни җыентыгы нәшер ителәчәк
Җыентык “Татарстан-Франция: мәдәният, мәгариф, җәмгыять” дип атала
Скопировать ссылку
(Казан, 1 март, “Татар-информ”). “Альянс Франсез-Казан” иҗтимагый оешмасы “Татарстан-Франция: мәдәният, мәгариф, җәмгыять” дип исемләнгән халыкара фәнни җыентыкны басмага әзерли. Ул Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты, ТР Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясе ярдәмендә нәшер ителәчәк.
Җыентыкны төзүдә катнашу өчен фәнни хезмәткәрләр, барлык дәрәҗәдәге мәгариф структуралары укытучылары, мәдәният учреждениеләре белгечләре һәм җитәкчеләре, иҗади берлекләр, берләшмәләр, бизнес һәм хакимият, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.
Авторларга 2010 елның 10 мартына кадәр редакция советына заявка һәм оешманың электрон адресына мәкалә текстын җибәрергә кирәк, дип хәбәр иттеләр ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәтеннән.
Эшләр Татарстан һәм Франция арасындагы тарихи элемтәләр, Татарстан һәм Франция арасындагы сәяси һәм икътисади багланышлар, Татарстан һәм Франциянең мәдәният һәм мәгариф өлкәсендәге үзара йогынтысы, Татарстан һәм Франция арасындагы мөнәсәбәтләрнең үсеш перспективалары һәм башка темалар буенча кабул ителә.
Авторларның эшләрен составында ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева булган редакция советы бәяләячәк. Чара Россиядә Франция елына багышлап үткәрелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot