news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Татарстан фермерларының X съезды узды
Соңгы 10 елда ТР фермерлык хуҗалыклары тулаеум продукция күләмен 5 тапкыр арттырган
Скопировать ссылку
(Казан, 19 март, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүген Казанда Татарстан фермерларының X съезды узды. Соңгы 10 елда ТР фермерлык хуҗалыклары тулаем продукция күләмен 5 тапкыр арттырган. Бу хакта Татарстан Фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциясе рәисе Камияр Байтимеров белдерде.
Татарстанда 2 млн. 214 мең гектар пай җирләре булган 9 меңнән артык фермерлык хуҗалыгы бар. 2007 елда фермерлар 4954,9 млн. сум продукция җитештергән, 2008 –7075,5 млн. сумлык, 2009 – 5773,3 млн. сумлык. Узган ел корылык булу сәбәпле, авыл эшмәкәрләре 1302,2 млн. сумлык продукцияне югалткан. 2009 елда терлекчелек продукциясе җитештерү узган ел белән чагыштырганда, 114,8 процентка арткан.
2007 елда шәхси хуҗалыклар тарафыннан 39874,77 млн. сумлык продукция җитештерелгән, 2008 –46167,52 млн. сумлык, 2009 –50145,9 млн. сумлык. Шул ук вакытта докладчы билгеләп үткәнчә, соңгы 5 елда авылда яшәүчеләр саны 34,5 мең кешегә кимегән. Әлбәттә, бу крестьян-фермерлык хәрәкәте үсешенә йогынты ясаган.
Башка күзлектән караганда, К.Байтемиров авылда заманча эшмәкәрлекнең динамик үсеше өчен резервлар бар дип саный. Төп резервлар – кадрлар. Хәзер бөтен гаиләләре белән фермерлык белән шөгыльләнә башладылар. Алекссеевски районыннан Илшат Гомәровның фермерлык хуҗалыгында Казан дәүләр аграр университетын тәмамлаган ике улы, Илнур һәм Илдар да хезмәт куя башлаган. Шул ук районда яшәүче Николай Козинның да фермерлык хуҗалыгында яңа хезмәткәрләр эшли башлаган. Хуҗалык башлыгының ике улы Николай белән Алексей да аграр вузны тәмамлап, армиядә хезмәт итеп кайтканнар. Хәзер әтиләре белән бергә авыл хуҗалыгы продукциясе үстерәләр. Түбән Кама районында яшәүче Владимир Апппаков крестьян-фермерлык хуҗалыгында барлык балалары: улы һәм ике кызы эшли.
Аксубай районында Погодкиннарның берьюлы 3 фермерлык хуҗалыгы эшли. Гаилә башлыгы Петр Погодкин берничә ел элек фермерлык белән шөгыльләнә башлаган. Аннары аның уллары Георгий һәм Евгений да фермер булган, аларның пай җирләре әтиләренеке янында ук. Мөслим районында Хәйруллиннар, әтисе һәм ике улы, Айдар белән Илдар дуңгызчылык белән шөгыльләнә. Фермерлар ай саен 100 башка кадәр дуңгыз сата. Фермерлар дуңгызларны үзләре торгызган терлекчелек фермасында асрыйлар.
ТРда заманча фермерлыкның төп проблемасы үз эшләрен башлап җибәрүче авыл эшмәкәрләренә җир бирү, дип саный К.Байтимеров. Республика районнарында ихтыяҗ булмаган җирләрдән җир участоклары формалаштырырга, шулай ук фермераларга тапшыру өчен буш терлекчелек фермалары исемлеген төзергә кирәк, ди ул. Бу проблеманы хәл итү өчен авыл территорияләрен үстерү буенча дәүләт инновацион программаларын кулланырга кирәк, дип белдерде үз фикерен докладчы.
Бүгенге көнгә кадәр эш башлаучы фермерларга башлангыч капитал бирү белән бәйле мәсьәләләр хәл ителмәгән. Авыл хуҗалыгы продукциясе бәясе проблемасы элеккечә кискен тора. Фермерлар өчен ашлык һәм сөт җитештерүе чыгымлы.
К.Байтемиров фикеренчә, бу вәзгыятьтә авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ярдәм итә ала. Мөслим, Питрәч һәм Әлмәт районнары муниципаль хакимиятләре бу юнәлештә эшли, биредә оештырылган кооперативлар халыктан сөт сатып ала. Нәтиҗәдә, фермерлар һәм крестьян хуҗалыкларына һәр килограмм сөт өчен 1,5-2 сум өстәп түлиләр.
К.Байтемиров ТР фермерлары хәл итүне көткән башка проблемаларга да тукталды. Дәүләткә фермерларны ягулык-майлау материаллары, үсемлекләрне саклау чаралары, минераль ашлама, ташламалы бәядән техника белән тәэмин итү позицияләре буенча уйланырга кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2