news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Татарстан эчке эшләр министры Кубогы өчен 12 команда көрәшәчәк

16-21 ноябрь көннәрендә Казанда Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Кубогына хокук саклау органнары ветераннары арасында волейбол буенча XXI Бөтенроссия турниры узачак. Ярышлар ТАССРның элеккеге эчке эшләр министры, милиция генерал-лейтенанты Салих Япеев истәлегенә багышланачак.

Быел җиңү өчен Калуга, Ульяновск, Самара, Киров һәм Свердловск өлкәләреннән, Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Чувашия һәм Марий Элдан 12 команда көч сынашачак. Турнирда шулай ук Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең «Динамо» һәм Таҗикстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының «Динамо» вәкилләре катнашачак.

Турнир 2007 елдан бирле үткәрелә. Аның инициаторы – Татарстанның ул вакыттагы эчке эшләр министры, ә хәзер ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров. Ярышлар волейболны популярлаштыруга, ветераннар спортына ярдәм итүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм Россия төбәкләренең хокук саклау органнары арасында элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән.

Турнир тарихында Татарстанның «Динамо-МВД»» командасы Кубокка 14 тапкыр ия булды.

Ярышларны ачу тантанасы 17 ноябрьдә 10:00 сәгатьтә «Динамо» спорткомплексында була. Матчлар ике мәйданчыкта – «Динамо» спорт комплексында һәм оешманың Тынычлык бистәсендәге спорт үзәгендә узачак.

Беренчел этапта командалар төркемнәргә бүленәчәк, анда алар турнирның финал өлешенә юллама өчен көрәшәчәк. Ярымфинал очрашулары 19 ноябрьгә, хәлиткеч уеннар 20 ноябрьгә планлаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot