news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Татарстан Дәүләт Советының элеккеге рәисе Василий Лихачев белән хушлаштылар

Соңгы юлга озату чарасында мәрхүмнең республика закон чыгару өлкәсе үсешендә өлешен билгеләп үттеләр.

Казанда Татарстан Дәүләт Советының элеккеге рәисе Василий Лихачев белән хушлаштылар
Рамиль Гали

(Казан, 10 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның элеккеге вице-президенты, Татарстан Дәүләт Советының элеккеге рәисе Василий Лихачев белән хушлашу чарасы узды. Матәм мәрасимен ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев алып барды. 

  • Татарстан парламентының элеккеге җитәкчесе һәм Россия Федерация Советы Рәисе урынбасары булган сәясәтче 8 апрельдә 68нче яшендә вафат булды. Кичә аның белән Мәскәүдә Үзәк клиник хастаханәдә дә хушлашу чарасы узды.

Васил Шәйхразиев Василий Лихачевның Татарстан Республикасы дәүләтчелеген формалаштыруда, республика закон чыгару өлкәсе үсешендә өлешен билгеләп үтте. "Ул Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы хакимияте органнары арасында беренче шартнамәне эшләүдә катнашты", - диде.

Шулай ук, башка закон актлары, шул исәптән, ТР дәүләт суверенитеты турында декларация, ТР Конституциясе эшләнүгә өлеш керткәнен әйтте. "Авыр чорда Дәүләт Советы белән идарә итеп, Василий Лихачев закон чыгару органы абруен күтәрү өчен күп эшләде", - дип белдерде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов депутатлар корпусы исеменнән кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. "Бүген Дәүләт Советы практикасында күп әйберләр аның җиңел кулыннан - беренче парламент тыңлаулары, беренче депутат сәгате, аз керемле гаиләләрдәге балалар өчен чыршыга кадәр", - диде.

Матәм чарасында Василий Лихачевның туганнары, якыннары катнашты. Мәрхүмнең җәсәден җирләү өчен Казанның Арча зиратына алып киттеләр.

  • Василий Николаевич Лихачев 1952 елның 5 гыйнварында Түбән Новгородта туган. 1975 елда Казан университетының юридик факультетын тәмамлаган. 1988—1990 елларда КПССның Татарстан обкомында дәүләт-хокукый бүлекне җитәкләгән. 1990—1991 елларда ТР Конституцион күзәтчелек комитеты рәисе булган.
  • 1995—1998 елларда ТР вице-президенты, ТР Дәүләт Советы рәисе һәм Россия Федерация Советы рәисе урынбасары вазифасын башкарган. 1998 елдан 2003 елга кадәр Брюссельдә Европа берлегендә Россиядән даими вәкил булган.
  • 2010 елдан Россия юстиция министры урынбасары. 2016 елның 3 мартыннан Россия Үзәк сайлау комиссиясе составына кертелгән. Чит илләрдә сайлаулар уздыруны координацияләгән, Россия Үзәк сайлау комитетының Тышкы эшләр министрлыгы, чик хезмәтләре, Ростуризм белән хезмәттәшлеген координацияләгән.
  • 2018 елның 13 сентябрендә отставкага киткән. 22 сентябрьдә Россия Президенты Владимир Путин карары белән Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы вазифасыннан вакытыннан алда азат ителгән.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100