news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Татарстан белем бирү учреждениеләренең иң яхшы җитәкчеләрен һәм мөгаллимнәрен хөрмәтләделәр

“Әгәр кеше тырыша, үзен һөнәренә багышлый икән, аның хезмәтен күрә белеп, хөрмәтләргә тиешбез”, - дип белдерде ТР мәгариф һәм фән министры

(Казан, 3 октябрь, "Татар- информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанда Белем сыйфатын мониторинглау республика үзәгендә, якынлашып килүче Укытучылар көне уңаеннан, иң яхшы мәктәп директорларын, укытучыларын, балалар бакчалары мөдирләрен хөрмәтләү тантанасы узды. Белем бирү учаклары җитәкчеләре һәм укытучыларын ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов бүләкләде.

Татарстанда уңай демографик вәзгыять белән бәйле төстә, министр чыгышында балалар бакчалары төзелешенең киң колач җәюен билгеләп узды. Ул хәбәр иткәнчә, быел гына өр-яңа 56 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе сафка бастырылды, киләсе елга тагын 70 балалар бакчасы төзелеше планлаштырыла. Аның сүзләреннән аңлашылганча, киләчәктә киңкүләм төзелеш дулкыны мәктәпләргә дә кагылачак, чөнки гомуми белем бирү учреждениеләренә дә ихтыяҗнең кискенләшүе ихтимал. “Мин республикада бердәм команда булып эшләп, федераль стандартлар үтәлешен, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы таләпләренә җавап бирүебезне теләр идем”, - дип белдерде Энгель Фәттахов.

Министр балаларны олимпиадаларга әзерләү әһәмияте турында сөйләде. Математика, татар теленннән, инглиз теленнән олимпиадаларга әзерләү юнәлешендә җитди эшләр көтүен ассызыклады. “Безнең балалар 11 нче сыйныфны тәмамлаганда, ике дәүләт телен һәм инглиз телен белергә тиеш. Хәзер халыкара дәрәҗәдә аралашу зур, читкә чыгарга да туры килә, инглиз телен белмәвебез белән күп нәрсәне югалтабыз. Шуңа күрә, бу безнең өстенлекле бурычыбыз булачак”, - диде Энгель Фәттахов.

Быел Россиянең ТОП-500 – иң яхшы мәктәпләр исемлегенә Татарстанның 25 мәктәбе кергән. Россиянең иң яхшы 500 балалар бакчасы исемлегенә исә республиканың 8 балалар бакчасы керүгә ирешкән. ТОП-500 гә эләккән 2013-2014 нче уку елында югары белем бирү нәтиҗәләре күрсәткән мәктәпләр арасыннан 24 нче урынга билгеләнгән КФУ каршындагы Н. И. Лобачевский исемендәге лицейны әйтеп үтәргә кирәк. Мактаулы исемлектә шулай ук Казанның 131 нче, 145 нче лицейлары, 2 нче лицей-интернаты, 122, 19, М. С. Устинова исемендәге 102, 7, 139 нчы гимназияләре, 39, 132, 9 нчы урта мәктәпләре, Яр Чаллының Пушкин исемендәге 78 нче лицее, 26, 76 нчы гимназияләре, Түбән Каманың 35 нче лицее, Бөгелмәнең 2 нче лицее, 6 нчы санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе, Алабуганың 10 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе бар. Болардан тыш,  Татарстанныж 5 мәктәбе Россиянең Топ-200 авыл мәктәбе исемлегенә эләккән. Чыгарылыш укучыларының югары әзерлеген Алексеевскрайонының Иске Матак урта гомуми белем бирү мәктәбе, Арча районының Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе, Бөгелмә районы лицей-интернаты, Чүпрәле районы Иске Шәйморза мәктәбе, Чирмешән районы Чирмешән кадет-мәктәбе күрсәткән.

Илнең иң яхшы балалар бакчалары бишлегенә Түбән Каманың 71 нче балалар бакчасы эләккән. Россиянең иң яхшы 500 балалар бакчасы рейтингында шулай ук Түбән Каманың 63 нче, бала үсеше үзәге – 91 нче балалар бакчасы, гомуми үсеш юнәлешендә эшләүче 44 нче, 89 нчы балалар бакчалары, Яр Чаллының 43 нче “Ручеек” балалар бакчасы, Казанның 342 нче, Кукмара районының “Березка” исемле 1 нче балалар бакчасы бар.

Бүген шулай ук “Мәгариф” илкүләм проекты кысаларында үткәрелгән һөнәри бәйгедә үз өлкәсе осталары дип табылган 115 укытучы бүләкләнде. Конкурста барлыгы 462 педагог катнашкан, аларның 26сы Россия Федерациясе дәрәҗәсендә иң яхшылары дип билгеләнгән, тагын 89 укытучының осталыгы Татарстан Республикасы дәрәҗәсендә  югары бәяләнгән. Министр хәбәр иткәнчә, рейтинг исемлеге лидерлары булган 26 мөгаллимне бүләкләүгә РФ бюджетыннан 5,2 млн сум акча бүлеп бирелгән булган, 89 укытучыны бүләкләүгә республика казнасыннан 7,5 млн сум акча юнәлдерелгән. Финанс ярдәме 46,5 мең сумнан алып 100 мең сумга кадәр тибрәлә. Россия күләмендә хезмәте бәяләнгән 26 укытучы 200 мең сум күләмендәге премиягә лаек булган.

Рейтинг төзелгәндә, белем алучыларның казанышлары, фән буенча дәрестән тыш эшчәнлек нәтиҗәләре, социаль проектлар, заманча белем бирү технологияләрен куллану, һөнәри үсешнең өзексезлеге исәпкә алынган. Шуны да билгеләп узарга кирәк: конкурс гамәлдә булган алты ел дәвамында Россия Федерациясе бюджеты хисабына иң яхшы 1292 һәм Татарстан казнасыннан 609 укытучы бүләкләнгән.
 Тантананы төгәлләп, Энгель Фәттахов, 5 октябрь - Укытучылар көне уңаеннан, мәгариф учаклары җитәкчеләренә котлау сүзләрен ирештерде, аларга киләчәк эшләрендә уңышлар теләде. Ул киләчәктә укытучыларның һөнәри осталыгын бәяләүче конкурслар күбрәк булачагына ышандырды. Аның фикеренчә, бүгенге көндә алар азрак. “Ел укытучысы” бәйгесе буенча да номинацияләр артырга тиеш, дип саный министр. “Әгәр кеше тырыша, бар көчен куеп, үзен һөнәренә багышлый икән, аның хезмәтен күрә белеп, хөрмәтләргә тиешбез. Хезмәтегез катлаулы, әмма зур хөрмәткә лаек”, - дип билгеләп үтте министр. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100