news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Татарстан балалар оешмалары активы җыелды

Балалар оешмалары советы слетының беренче чарасы “Җирле үзидарә” блогы була, аның кысаларында 2010 елга план кабул ителәчәк

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген “Байтик” балалар сәламәтләндерү лагеры базасында Татарстан Республикасы балалар оешмалары советының күчмә утырышы башлана.
Совет утырышында республиканың барлык муниципаль берәмлекләренең балалар оешмаларыннан барлыгы 130 вәкил катнаша. ТР Балалар оешмалары советы директоры Мария Ярина хәбәр итүенчә, совет әгъзалары балалар оешмаларында иҗтимагый эшчәнлек тәҗрибәсе дәрәҗәсенә карамастан, төркемнәргә бүленә. Болай эшләү “яңа кешеләр”нең уңышлы адаптацияләнүе өчен кирәк, утырышта катнашучылар өчен команда оештыру буенча тренинглар үткәреләчәк.
Шулай ук программада социаль проектлау, иҗтимагый оешмалар менеджменты, оратор осталыгы буенча практик дәресләр, Татарстанның танылган спортчылары, Казанда 2013 елда булачак Универсиада волонтерлары һәм дирекциясе белән очрашулар, шулай ук балалар иҗтимагый хәрәкәтен үстерү проблемалары һәм перспективаларына багышланган “түгәрәк өстәл”ләр үткәрү каралган.
Балалар оешмалары советы слетының беренче чарасы “Җирле үзидарә” блогы була, аның кысаларында 2010 елга план кабул ителәчәк. Советның 7 комитеты: экология, эшмәкәрлек, мәдәният, патриотлык, мәгариф, гаммәви мәгълүмат чаралары, шулай ук сәламәт яшәү рәвеше, спорт һәм туризм утырышлары булачак. Моннан тыш, совет рәисен сайлаулар булачак, дип хәбәр итә, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100