Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Татарстан авыллары тарихына багышланган китап тәкъдир ителә
Казанда Татарстан авыллары тарихына багышланган китап тәкъдир ителә
(Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”). Иртәгә ТР Мәдәният министрлыгында “Татарстан авыллары турында риваятьләр һәм легендалар антологиясе” (“Антология легенд и преданий о деревнях Татарстана”) дип исемләнгән китапны тәкъдир итү чарасы була. Анда Татарстан Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин, шулай ук ТР Язучылар берлеге, ТР Рәссамнар һәм ТР Композиторлар берлекләре вәкилләре катнашачак.
ТР Мәдәният министрлыгы матубгат хезмәте хәбәр иткәнчә, тәкъдир итү кичәсе уңаеннан, ТР Милли китапханәсе һәм ТРның Татар фольклорын җыйнау, өйрәнү, саклау һәм пропагандалау дәүләт үзәге фондларында сакланучы китаплардан торган “Легенада һәм риваятьләрдә — Татарстан халыклары тарихы һәм мәдәнияте” дигән күргәзмә дә оештырыла.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: “Татарстан авыллары турында риваятьләр һәм легендалар антологиясе” басмасы, ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән, республиканың Татар фольклорын җыйнау, өйрәнү, саклау һәм пропагандалау дәүләт үзәге тарафыннан нәшер ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз