news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Татарстан автомобиль спорты федерациясе Кубогына картинг ярышлары башланды

Ярышларны тантаналы рәвештә автомобиль спорты федерациясе җаваплы сәркатибе Радик Рамазанов ачты.

(Казан, 6 октябрь, "Татар-информ", Динә Йосыпова). Казанда Татарстан Республикасы автомобиль спорты федерациясе Кубогына картинг ярышлары башланды. Ярышларны тантаналы рәвештә ТР автомобиль спорты федерациясе җаваплы сәркатибе Радик Рамазанов ачты.

  • Бүген "Форсаж" картинг үзәгендә Татарстан Республикасы автомобиль спорты федерациясе Кубогына картинг ярышлары уза. Ярышларда 200дән артык картинг белән шөгыльләнүче яшүсмер катнаша.

Бүгенге картинг буенча ярышлар Татарстан автомобиль спорты федерациясе һәм "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ Кубокларына уза.

"Картинг хәрәкәте бүгенге көндә актив темплар белән алга бара һәм ел саен әлеге ярышлардагы катнашучылар саны моны дәлилли. Татарстан Республикасының бөтен спортчылары исеменнән ярышларда уңышлар, барыгызга да җиңүләр һәм гадел ярышулар телим", - диде Радик Рамазанов.

news_right_1
news_right_2
news_bot