news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Татарстан Ат спорты федерациясенең Яңа ел кубогы була

9 декабрьдә 12:00 сәгатьтә Казан ипподромында Татарстан Ат спорты федерациясенең Яңа ел кубогы оештырыла. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Телеграм-каналында хәбәр ителгәнчә, чарага керү түләүсез була.

Тантаналы ачылыш «Казан» халыкара ат спорты комплексы манежында узачак. Кубокка Россия Ат спорты федерациясе вице-президенты һәм пони-хәрәкәт буенча баш белгеч Екатерина Бакеева, шулай ук Татарстан Ат спорты федерациясе рәисе Марат Җәббаров килә, дип аныклана.

Кубок программасында тамашачылар катнашында хобби-хорсинг ярышлары, понига утырып йөрү, аквагрим һәм балалар өчен аниматорлар, шулай ук кыр кухнясы каралган.

Чарада 4 яшьтән 14 яшькә кадәрге 120 спортчы катнашачак. Удмуртия, Ульяновск һәм Самара өлкәсе катнашучы төбәкләр була.

Чара Казан, Альберт Камалиев проспекты, 27/3 адресы буенча узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100