Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Татарстан арбитраж системасының иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләделәр
Россиядә арбитраж суды системасы оешуның 25 еллыгына багышланган тантана Казандагы Идел буе округы Арбитраж суды бинасында узды.
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Казандагы Идел буе округы Арбитраж суды бинасында Россиядә арбитраж суды системасы оешуның 25 еллыгына багышланган тантана узды. Система хезмәткәрләрен юбилейлары белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Идел буе округы Арбитраж суды рәисе Юрий Глазов тәбрикләде.
«25 ел эчендә арбитраж суды зур үсеш юлы узды. Бүгенге көндә ул – хуҗалык итүче субъектлар арасындагы фикер каршылыкларын цивилизацияле юл белән җайга салуда икътисади тормышның аерылгысыз элементы», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Президент илдә һәм Татарстанда судларның матди-техник базасын камилләштерү процессы дәвам итүен искәртте. «Республикада моңа зур игътибар бирелә», – диде ул.
Чараның тантаналы өлеше тәмамланганнан соң Татарстан Президенты һәм Юрий Глазов арбитраж системасының иң алдынгы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы һәм идарә тармагы бүләкләрен тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз