Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Татарстан – 2028 елгы Күчмә халыклар уеннары башкаласы» проектын тәкъдим иттеләр
Бүген Татарстан башкаласында сайлау участокларының берсе янында «Татарстан – 2028 елгы Күчмә халыклар уеннары башкаласы» проектын тәкъдим иттеләр.
Җыелган халык алдында сәламләү сүзе белән республиканың спорт министры Владимир Леонов чыгыш ясады: «Көзге матур көндә илебездә зур вакыйга – киләчәгебез өчен тавыш бирү бара. Бүген бөтен ил сайлау участокларында. Үз тавышыгызны белдергәнегез, гаиләләрегез, балаларыгыз, дусларыгыз белән җыелганыгыз өчен рәхмәт. Бүген, чыннан да, без барыбыз да бердәм. Мөгаен, беренче тапкыр күчмә халыклар уеннары белән бәйле тарихка шундый зур булмаган презентация һәм экскурс ясыйбыздыр», – диде ул.
Министр берничә атна элек Кыргызстанда бишенче юбилей уеннары тәмамлануын билгеләп үтте. «Яныбызда гына Россия җыелма командасы составындагы Татарстан вәкилләре тора. Җиңеп алынган җиде алтын медальнең бишен Татарстан спортчылары яулады. Бер төркем егетләр монда тора, аларга рәхмәт. 2028 нче елга әзерләнә башладык инде. Бу илебез, Татарстаныбыз һәм, әлбәттә, башкалабыз өчен зур бәйрәм булачак. Яңалыклар да, тарихлар да бик күп булыр. Бу – спортны гана түгел, ә сәнгать, мәдәният һәм милли байлыкларны да берләштерү», – диде ул.
«Шуңа күрә без бу уникаль проект турында күбрәк кеше белсен иде, дип телибез. Без Казанда зур халыкара ярышлар үткәрергә күнеккән. Бүген алар алай ук күп түгел. Мәсәлән, иң зур ярышларның берсе безне 2028 нче елда көтә. Сәхнәдә басып торучы егетләребез, безнең геройларыбыз, үзләренең спорт киләчәген озайтыр дип ышанам. 2028 нче елда үзләренең нәрсәгә сәләтле икәнен әле күрсәтерләр. Әзерләнербез, илебез өчен, Татарстаныбыз өчен, башкалабыз Казан өчен җан атарбыз. Татарстан, алга! Ура!» – диде Владимир Леонов.
Тәкъдим итүдән тыш, тамашачылар өчен актив чаралар да оештырылды: җәядән ату, милли көрәш, армрестлинг, аркан тартышу һ.б. булды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз