news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ”Татарстан – 2009: казанышлар, проблемалар, перспективалар” симпозиумы уза

Узган елга нәтиҗә ясау буенча форум КДУ, Өзлексез белем бирү институты, Евразия һәм халыкара тикшеренүләр үзәге тарафыннан беренче тапкыр 2009 елда оештырылган булган

(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Казан дәүләт университетының Фәнни китапханәсендә “Татарстан – 2009: казанышлар, проблемалар, перспективалар” дип аталган республика симпозиумы уза. Узган елга нәтиҗә ясау буенча форум КДУ, Өзлексез белем бирү институты, Евразия һәм халыкара тикшеренүләр үзәге тарафыннан беренче тапкыр 2009 елда оештырылган булган. Евразия һәм халыкара тикшеренүләр үзәге җитәкчесе Булат Яһудин сүзләренә караганда, мондый җыен килеп туган проблемаларга җавап табарга мөмкинлек бирә.

Көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләләр күптөрле: Татарстан дәүләтчелеге чыганаклары һәм перспективалары, Татарстан Республикасының икътисады, сәяси партияләр һәм берләшмәләр, Татарстанның инновацион потенциалы, мәгариф реформасы, конфессияләр арасындагы толерантлык ресурслары, РФнең милли мәгариф өлкәсендәге сәясәт үзенчәлекләре, хәзерге Татарстанда сәяси процесслар һәм этник проблемалар; Татарстан Республикасының Россия эчендәге һәм халыкара мөнәсәбәтләр системасындагы урыны һ.б.

Татарстан дәүләтчелеге чыганаклары һәм перспективалары турында чыгыш ясаган КДУ профессоры, ТР Фәннәр Академиясе академигы Индус Таһиров билгеләп үткәнчә, “республиканың 90 еллыгына таба барганда без үзебезнең кайдан килеп чыкканлыгыбызны белергә һәм истә тотарга тиеш. Тарихи хәтер булган һәм булачак”. “Туксанынчы елларда Татарстан федератив хәрәкәтнең башында торды”, - дип, профессор мисалга 1994 елда Россия һәм Татарстан арасындагы эшләрне бүлешү һәм вәкаләтләрне чикләү буенча Шартнамәне китерде. Ә 2007 елда төзелгән Шартнамәнең икътисади ягы буенча җитәрлек эш башкарырга мөмкин дип белдерде.

2009 елда Татарстан икътисады торышына бәя бирергә алынган ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Вадим Хоменко Икътисад үсеше фән һәм мәгариф үсешенә нигезләнгән булырга тиеш дип белдерде. Ул укучыларны әлеге система өчен әзерләү мәсьәләсенә тукталып, республика буенча Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләренең уртача Россия күрсәткечләреннән дә түбән булуын билгеләп үтте. Ул укытучылар эшенә укучыларның БДИ нәтиҗәләре нигезендә генә бәя биреп булмавын, чөнки соңгыларының өстәмә рәвештә репетиторлар ялларга мөмкинлеге калуын белдерде. Аның фикеренчә, белем бирү өлкәсендәге проблемаларны “Киләчәк” дип аталган мәгариф стратегиясе хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Балалар бакчаларыннан алып фән өлкәсен колаучы бу программада төп игътибар мәктәпкә юнәлтеләчәк икән.

ТР Президенты Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарәнең Иҗтимагый-сәяси берләшмәләр белән бәйләнешләр бүлеге мөдире Роман Беляков үз чыгышында, фән эшлеклесе буларак, узган ел республикада сәяси партияләрнең һәм иҗтимагый берләшмәләрнең эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде. Аның сүзләренә караганда, Россия күләмендәге 7 партия күпмедер дәрәҗәдә безнең республикада эшчәнлек алып бара. Билгеле булганча, ТР Дәүләт Советында “Бердәм Россия” һәм КПРФ партияләре фракцияләре бара. “КПРФчылар мартта парламентка узган сайлаулардан канәгать. Алар хәзер Дәүләт Советында 6 кешедән торган фракция төзеде. Бездә икепартияле система төзелде дип әйтергә мөмкин ”, - диде Р.Беляков.

Росия Ислам университеты ректоры, профессор, сәясәт фәннәре докторы Рәфыйк Мөхәммәтшин исә үз чыгышында республиканың мөселман оешмалары һәм Россия мөселманнарының берләшү мәсьәләсенә тукталды. Аның сүзләренчә, Россия мөселманнарының берләшү мәсьәләсе 2009 елның ахырыннан бирле күңелләрне тынгысызлап тора. Әмма, берләшү идеясе кызыктырса да, бүгенгә кадәр аның моделе уйлап табылмаган һәм мөселманнар үзләре дә моның ничек булачагын күз алдына китерми.

Рәфыйк Мөхәммәтшин фикеренчә, хәзерге вакытта - мөселман өммәтендә эчке мобилизация чоры. “Баштагы 20 елда Исламның халыкка кайту чоры дип карасак, бүгенге көндә аның яңарыш чоры”, - диде профессор. Р.Мөхәммәтшин гарәпләргә сукырларча иярмәскә , ә үзебезнең җирлектәге традицияләрне торгызырга һәм шулар нигезендә яшәргә чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100