news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда татарның бию сәнгатен дөньяга таныткан Гай Таһировны искә алалар

Санкт-Петербург, Мәскәү, Анкара, Баку, Астанадан килгән галимнәр татар балейтмейстеры үрнәгендә хореография традицияләрен барлый.

Казанда татарның бию сәнгатен дөньяга таныткан Гай Таһировны искә алалар
Салават Камалетдинов

(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Бүген Татарстан Фәннәр академиясендә татар халык биюләрен зур сәхнгә чыгарган, аларны фәнни яктан өйрәнгән балейтмейстер Гай Таһировка багышланган халыкара конференция бара. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм Казан дәүләт мәдәният институтының халык биюләре кафедрасы ярдәме белән “Халык биюләре һәм хореографик сәнгать: традицияләр һәм бүгенге заман” дип аталган фәнни-гамәли конференциядә Санкт-Петербург, Мәскәү, Уфа, Анкара, Баку, Астана һ.б. шәһәрләрдән килгән бию сәнгате әһелләре катнаша. Шулай ук Фәннәр академиясенә филологлар, сәнгать галимнәре, балетмейстерлар һәм студентлар да килгән.

Конференциянең тантаналы ачылышында Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин проектның әһәмиятенә басым ясады. Гай Таһиров татарларның һөнәри бию культурасы формалашуда һәм аның үсешендә мөһим роль уйнаган шәхес икәнен билгеләп узды.

Гай Таһировның тууына 110 ел тулуга багышланган чарага махсус күргәзмә дә әзерләнгән. Проект авторлары фойеда Г.Таһировның тормышын һәм иҗат юлын яктырткан басмалардан торган күргәзмәне Казан дәүләт сәнгать институтының халык биюләре кафедрасы белән берлектә оештырган.

Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина Таһировны татар халык-сәхнә биюләрен куюда башлап юл салучы дип атады. Беренче татар операларын сәхнәләштерүдә зур көч куйганын бәян итте. Балетмейстерны галим буларак та бәяләде. Таһиров мирас итеп калдырган хезмәтләрнең бүген дә актуаль икәнен раслады. "Сания” һәм “Эшче” дигән беренче операларында Гай Таһиров куйган хореография, бию күренешләре яшь белгечнең балетмейстерлык осталыгын гына түгел, башкару сәләтен дә күрсәтә.

Татарстан Мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова чит өлкәләрдән килгән кунакларны Мәдәният министры исеменнән сәламләде. Гай Таһировның юбилее уңаеннан оештырылган “Халык биюләре һәм хореографик сәнгать: традицияләр һәм бүгенге заман” конференциясенә Россия һәм чит илләрдән дә килгән бию белгечләренең Казанга җыелып фикерләшүе, хореография милли сәнгатенең үткәне һәм бүгенгесе хакында гәпләшүен уңай бәяләде. Сәнгать аша дуслык күперләрен ныгыта алуга проект авторларына рәхмәт җиткерде. Татарстан татар халык биюләре аша, дөньяның теләсә кайсы почмагында үзе хакында оран сала алуын әйтте.

Казан мәдәният институты ректоры Рифкать Юсупов, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов тә татарның бию сәнгатен дөньяга таныткан шәхес хакында фикерләрен җиткерде.

Татар дәүләт академия театрында (1928–1933 елларда), М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында (1938–1972 елларда), Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе каршындагы Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә (1952–1970 елларда) эшләү дәверендә Гай Таһиров балетмейстер буларак, музыкаль-драма, балет һәм опера спектакльләренә биюләр куя. Алар арасында “Зәңгәр шәл”, “Наемщик”, “Шүрәле” кебек дөньякүләм классик сәнгать шедеврларына, “Фауст”, “Кармен” һ.б. операларга куелган биюләр бар. Г. Таһировның төрле елларда төрле сәхнә мәйданнары өчен иҗат иткән 365 хореографик эше арасында татар биюләре төп урынны биләп бара.

Г.Таһиров яшь кадрларны тәрбияләүдә дә зур өлеш керткән балейтмейстер. Мәдәният институтына ул 1971 елда килә. Таһиров институтта  эшли башлагач, биредә татар халык биюләре һәм Идел халкы биюләре дигән фәннәр укытыла башлый. “Татар биюләре”, “100 татар биюе” хезмәтләрен дә Таһиров Мәдәният институтында эшләгәндә әзерли.

Конференциядә хореографик фольклорның актуаль проблемалары һәм аның сәхнә сәнгатендә гәүдәләнеше, халык биюләренең этник үзенчәлекләре, белем бирү һәм мәдәният контекстында профессиональ хореография, фольклор биюләрен өйрәнеп тикшерүнең нәзари аспектлары һәм аларны тормышка ашыруның гамәли формалары да каралды. Әлеге җәһәттән Анкарадан килгән Арман Нурмөхәмәтулы, Уфадан Гөлнара Сәитова һ.б. чыгыш ясады. Шулай ук, Таһиров мирасы, балет сәнгатендә, халык биюләрендә аның чагылышы, бүгенге хореографиядә традицион фольклор жанрын өйрәнү, саклау һәм үстерү проблемалары да тикшерелә. Конференциянең тематик программасы түбәндәге юнәлешләрдә алып барыла:

– хореографик фольклорның көнүзәк проблемалары һәм сәхнә сәнгатендә аларны тормышка ашыру;
– халык биюләренең этник үзенчәлеге;
– бүгенге белем һәм мәдәният контекстында профессиональ хореография;
– фольклор биюләрен өйрәнеп тикшерүнең нәзари аспектлары һәм аларны тормышка ашыруның гамәли формалары;
– Г.Х. Таһиров мирасы һәм балет постановкаларында, халык биюләрендә аның гәүдәләнеше;
– бүгенге заман хореографиясендә традицион фольклор жанрларын өйрәнү, аларны саклау һәм үстерү мәсьәләләре.

Белешмә: Гай Таһиров 1907 елның 9 гыйнварында Кемерово өлкәсенең Анжеро-Судженск шәһәрендә туган. 1925 елда ул Казанга килә һәм 1928 елга кадәр Татар театр техникумында укый, бер үк вакытта балет студиясендә дә шөгыльләнә.

Үзенең хезмәт юлын Г.Таһиров 1928 елда Татар дәүләт академия театрында биюче һәм балетмейстер булып башлый. 1933-1938 елларда ул СССР Зур театры каршындагы хореография училищесында укый. 1939 елдан алып 1952 елга кадәр М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры балетмейстеры булып эшли. 1952 елдан 1970 елга чаклы Гай Хаҗи улы Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленда эшли, ә лаеклы ялга киткәнче Казан дәүләт мәдәният институтында яшь балетмейстер һәм иючеләрне әрбияли. Г. Таһиров куйган биюләр матур һәм бай фантазияле булулары белән аерылып тора, хореография һәм башкару үзенчәлеге ягыннан чын мәгънәсендә халыкчан була.

Гай Таһиров Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә утыздан артык балет һәм опера куюны тормышка ашыра. Г.Таһиров үзенең 30 ел диярлек гомерен баш балетмейстер сыйфатында Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә багышлый. Бу елларда дистәләрчә оригиналь ялгыз һәм күмәк биюләр барлыкка килә, алар Татарстан һәм Русия хореография сәнгатенең алтын фондына керә. Гай Хаҗи улының бөтен тормышы татар халык биюләре белән бәйләнгән: ул аларны өйрәнә, куя, өйрәтә. Ул – татар халык биюенә багышланган китаплар, күп санлы мәкаләләр авторы. Г.Таһиров 1995 елның 16 сентябрендә бакыйлыкка күчте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100