news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда татарларның зәркән эшләнмәләре белән таныштырдылар

Казанда татарларның зәркән эшләнмәләре белән таныштырдылар
Фото: ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

«Яшәү сәнгате» мәдәни-агарту үзәгендә татар милли зәркән эшләнмәләренә багышланган авторлык очрашулары узды. Аларны татар милли костюмы коллекционеры һәм реконструкторы Гөлшат Ногайбәкова үткәрде, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

25 майда әлеге үзәктә татарларның милли баш киемнәренә багышланган очрашу-күргәзмә узган иде. Ул вакытта кеше бик күп килү сәбәпле, татарларның зәркәнчелек сәнгатенә багышланган «Татар декоратив-гамәли иҗаты» лекцияләрен ике көн – 28 һәм 29 июньдә уздырдылар.

Лекциядә Казан татарларының зәркәнчелек традицияләренең үсеш этапларына һәм үзенчәлекләренә аерым игътибар бирелде. Осталар Идел Болгары, Алтын урда, Казан ханлыгы чорлары зәркәнчеләреннән килгән белемне һәм практик тәҗрибәне саклап кала алган һәм арттыра алган.

Очрашуда Гөлшат Ногайбәкова татар бизәнү әйберләрен ясауның технологик алымнарын аңлатты. Ул челтәрле һәм күпертмә филигрань, бөртекләү, кыйммәтле ташларга уеп бизәк төшерү (глиптика), кою, яссы рельефлы чүкү, бизәк төшерү, штамповкалау, металлны каралту алымнары турында сөйләде. Шулай ук тыңлаучылар татар хатын-кызларының фирүзә һәм сердолик ташларын нинди сыйфатлары өчен аеруча яратуларын, хәситәнең ничек ясалуын, аның төзелешен һәм киеп йөрү кагыйдәләрен дә белде. Очрашуда «Хәербанат» дип аталган шәхси коллекциядән әйберләр күрсәтелде.

Фото: © ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100