news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда татарларның кунакчыллыгы фестивале “МәтрүшкәFest” узачак

Теләге булган һәркем тарихи костюмнарны киеп карый һәм фотосессиядә катнаша ала.

(Казан, 10 август, “Татар-информ”). Иртәгә, 11 августта, “Туган авылым” милли комплексы территориясендә татарларның кунакчыллыгына багышланган “МәтрүшкәFest” фестивале узачак. Бу турыда чараны оештыручылар хәбәр итә.

Фестиваль кунакларын татар чәе серләре, савыт-саба белән танышу, Идел буе халыклары кәсепләре буенча мастер-класслар көтә.

Теләге булган һәркем тарихи костюмнарны киеп карый һәм фотосессиядә катнаша ала.

Шулай ук бәйрәм кысаларында профессиональ этнографлар белән лекторий һәм  очрашу оештырачаклар. Моннан тыш, тамашачылар “Кунакчыл Казан” музыкаль программасын карый ала.

Бәйрәм 11.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot