news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Татарларда шамаил сәнгате һәм гарәп каллиграфиясе” күргәзмәсе ачылды

Татар рәссамнары гарәп шрифтларын заман таләбенә туры китереп, төрле стильләрдә тәкъдим итте.

Казанда “Татарларда шамаил сәнгате һәм гарәп каллиграфиясе” күргәзмәсе ачылды
Салават Камалетдинов

(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Казан Кремле музей-тыюлыгында “Татарларда шамаил сәнгате һәм гарәп каллиграфиясе” дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Чарада “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты.

Күргәзмәнең максаты – эшләрдә заманча һәм ислам сәнгате башлангычы булган рәссамнарны берләштерү. Килгән кунакларга профессиональ һәм беренче адымнарын ясаган рәссамнарның хезмәтләре тәкъдим ителде.

Күргәзмәдә экспрессив-сәнгать юнәлешендә Айрат Хисмәтуллинның, чәчәкле барельефта Зөфәр Низаминың, математик геометриясендә эшләгән Рөстәм Шәмсутовның, Ришат Сәлахетдиновның һәм Роза Хуҗинаның эшләрен күрергә мөмкин.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Шәмсутов рәссамнар гарәп шрифтларын заман таләбенә туры китереп, стильләштереп, төрле техника, материал һәм сәнгать алымнарын кулланганнарына басым ясады.

«Әлеге күргәзмә, классик каллиграфия кебек үк, Коръән китабы сүзе белән илһамланган. Абстракт форма булуга карамастан, дини эчтәлек белән сугарылган. Авторлар тарафыннан ясалган Коръән образлары һәм сүзләре сәнгать эшләреннән канәгатьлек хисен тудырырга ярдәм итә», - ди ул.

Рөстәм Шәмсутов күргәзмәдә катнашкан һәр авторның теге яки бу текст мәгънәсен аңлатып бирү өчен, үзенә хас сәнгать алымында иҗат иткәнен әйтте. «Рәссамнарны традицион ислам сәнгате нигезендә хәзерге заманның сулышын әйтеп бирү берләштерә», - дип сөйләде ул.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100