news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда татарча сөйләм теленә ия булган ата-аналар өчен конференция үткәрелә

Конференция "Яңа шартларда туган телдә тәрбия” темасына багышлана.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). 18 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә IT-паркта татарча сөйләм теленә ия ата-аналар өчен конференция оештырыла. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Мәгариф» ассоциациясе ярдәмендә оештырылган махсус конференция "Яңа шартларда туган телдә тәрбия” темасына багышлана.

Конференциядә кызыклы спикерлар чыгышы каралган: яшь галимнәр, психологлар, юристлар, тәҗрибәле ата-аналар, балалар тәрбияләү үзәкләре һ.б. Теләгән кешегә белгечләргә сорау бирү мөмкинлеге дә булачак.

Конференциядә 300 кеше катнаша ала.

Урыннар саны чикле булу сәбәпле, сылтама буенча теркәлергә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot