news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда татарча-русча тәрҗемә сервисы тәкъдим ителде

“Татсофт” программасын ясау өчен 18 миллион акча бүлеп бирелгән", - ди оештыручылар.

Казанда татарча-русча тәрҗемә сервисы тәкъдим ителде
Зилә Мөбәракшина

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бүген “Сәләт” йортында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты белгечләре ясаган “Татсофт” татарча-русча, русча-татарча тәрҗемә программасы тәкъдим ителде.

“Әлеге продуктны без утыз ел диярлек ясадык, әгәр дә “Татсофт” системасына кереп, актив куллана башласак, ул үсеш кичерер иде. Мәктәптә укучы балалар да аннан файдаланып, татар телен тизрәк өйрәнә алыр иде. Ә монысы үзебездән тора. Татар теленә үсеш кертергә теләгән һәр кеше бер генә җөмлә булса да “Татсофт”тан тәрҗемә итеп карасын”, - диде техник фәннәр докторы, профессор Җәүдәт Сөләйманов.

Татарстан Фәннәр академиясенең өлкән фәнни хезмәткәре Айдар Хөсәенов аны 2014 елдан ясала башланганын әйтте. Алар ABBYY һәм Яндекс компанияләре белән эшләгән. Татар теленең компьютер модельләре әзерләнгән. Алар 2018 елдан үзләренең тәрҗемә программаларын ясаган. 2018 елның башында дөньядагы беренче татар-рус һәм рус-татар нейроэлемтә тәрҗемәчесе барлыкка килгән.

Айдар Хөсәенов бу сервис бик кирәкле дип саный. “Бердән, биш миллионнан артык кеше татар телендә сөйләшә. Алар татар теленең үсеше өчен җан атып тора. Әмма телне белмәгән, телне өйрәнергә теләүче кешеләр бар. Татар теле фәне кергән махсус юнәлешләр бар, студентлар өчен дә ул менә дигән әйбер. Ике дәүләт теле барлыгын исәпкә алсак, документ эшләрен дә ике телдә алып барырга кирәк”, - ди ул.

"Хәзерге вакытта 1 миллион пар тәрҗемә ителгән татар-рус һәм рус-татар җөмләләре бар. Оештыручылар аны 15 миллионга җиткерергә тели. Бу финанслаудан тора. “Татсофт” продукциясен булдырырга 18 миллион акча бүлеп бирелгән", - диде Айдар Хөсәенов.

Сайтта “лайк” һәм “дизлайк” дигән төймәләре бар. Шуларга басып, системаны камилләштерергә ярдәм итеп була. Алар системага кертелә, белгечләр тикшереп, тәрҗемә сыйфатын яхшыртачак.

Айдар Хөсәенов сүзләренчә, тәрҗемәче сервисын “Гугл”, “Яндекс”тан калышмыйча, алга таба үстерергә кирәк. Шулай ук мобиль кушымта да булдырырга телиләр, анысы бер, ел ярымнан соң әзер булачак.

Оештыручылар сөйләм синтезы дигән функцияне дә тәкъдим итмәкче була. Ул телдән әйтеп торган текстның тәрҗемәсен текст рәвешендә булдыру. Аның демо-версиясе бар, ул Камал театры артисты Рамил Вәҗиев тавышы белән сөйли, диделәр тәкъдим итү чарасында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100