news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда татарча диктант яза башладылар

"Штаб" резиденциясенә 50 ләп кеше җыелды.

(Казан, 25 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген "Татарча диктант" акциясе уза. Казанда аны үткәрү урыннарының берсе "Штаб" креатив индустрия резиденциясендә (Татарстан ур. 20).
Бу минутларда үз-үзләрен сынап карарга теләүчеләр диктант язуга кереште. Татар язучысы Аяз Гыйләҗевнең "Җомга көн кич белән" әсәреннән өзек аша җәмәгатьчелекнең орфографик һәм грамматик белем дәрәҗәсе ачыкланачак.
"Штаб" резиденциясендә диктантны Йолдыз Миңнуллина укый. Диктантны 50 ләп кеше яза. Алар арасында "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы татар редакциясенең баш редакторы Рәмис Латыйпов һәм шеф-редактор Алсу Исмәгыйлева бар.

Татар теленнән диктантларны күренекле тел белгечләре һәм профессорлар тикшерәчәк. Белем бирү акциясенең һәр мәйданында диктант текстын атказанган сәнгать эшлекләре, язучылар һәм танылган алып баручылар укый. Казанда диктант, шулай ук, Казан дәүләт медицина университетының беренче уку-укыту бинасы (Бутлеров ур. 49), Казан милли тикшеренү технология университеты (Карл Маркс урамы 72, Б103), Казан дәүләт энергетика университетында (Красносельская ур. 51) уздырыла.

Акцияне оештыручылар: Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы.

Быел татарча диктант язарга Россиянең 20 ләп төбәге һәм 9 чит ил теләк белдергән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100