Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Татарча» татар ашлары фестивале башлана
Казанда 17 июльдән 31 июльгә кадәр ел саен үткәрелә торган «Татарча» татар ашлары фестивале узачак. Вакыйга милли ризыкларга заманча караш күрсәтү өчен локаль продуктлар белән эшләүче рестораннарны берләштерәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ике атна дәвамында катнашучылар махсус фестиваль менюсы эшләячәк. Шеф-поварлар классик рецептларны яңадан карап, җирле продуктларны куллана, ә тапшыру һәм сервировка өчен милли кәсеп һәм һөнәр элементларын эшкә җигә.
Фестивальдә Казанның 12 оешмасы катнаша: «Чирәм», «Авылым», «Аулак», «Ак Чынаяк», «Умай», «Әнием», «Татар», «Әкият», «Артель», «Күңел», «Сәйяр» һәм «Туган Авылым».
Проектның инициаторы Fine Group ресторан төркеме.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз