news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанда татар язучылары һәм шагыйрьләренең аудиокитаплары тәкъдим ителә

Аудиокитапларны "Җидегән чишмә" студиясе яздырган.

(Казан, 22 ноябрь, “Татар-информ”). 23 ноябрьдә Казанда Татарстан язучылары һәм шагыйрьләренең аудиокитапларын тәкъдим итү чарасы узачак. Аларны “Җидегән чишмә” аудиокитаплар яздыру студиясе иҗат иткән.

Әлеге студия тарафыннан 10 аудиоҗыентык чыгарылган. Алар арасында Габдулла Тукай әсәрләре, Мәхмүт Галәүнең “Болганчык еллар”, “Мөһаҗирләр” романнары һәм башкалар бар.

2017 елның октябрь аенда бу әсәрләр ЛитРес сайтына урнаштырылды. Әлеге сайт БДБ илләрендә һәм Россиядә иң зур электрон китап китапханәләренең берсе булып санала.

Чара 23 ноябрь көнне 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең уку залында узачак. Керү ирекле.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100