news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда татар хор музыкасының XXI фестиваль-конкурсы концерты оештырыла

Тамашачылар Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең Дина Венедиктова җитәкчелегендә катнаш хорын ишетә алачак.

16 февральдә 18.00 сәгатьтә Татарстан Милли музеенда татар хор музыкасының XXI фестиваль-конкурсы концерты була. Быел ул милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган.

«Музейга килүчеләр Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең Дина Венедиктова җитәкчелегендә катнаш хорын ишетәчәк. Концерт дөньякүләм танылган бас, опера җырчысы Федор Шаляпинның 150 еллыгына багышланган һәм Татарстан Милли музеенда «Музыкаль пәнҗешәмбе» мәдәни - агарту проекты кысаларында үткәрелә», - дип хәбәр итә Татарстан Милли музее матбугат хезмәте.

Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең катнаш хоры 1940 елларда оеша. Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе оештырган конкурс-фестивальләрдә һәм ассамблеяларда, опера спектакльләрендә даими катнашучы булып тора. Коллектив репертуарында рус, татар һәм чит ил хор музыкасы бар, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100