news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда татар хатын-кызлары съездында открыткалар җибәрү акциясен башлап җибәрделәр

Бүген Казанда уза торган Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды кысаларында «Открытка сатып ал һәм якыннарыңа җибәр!» акциясе старт алды. Делегатлар «Татмедиа» һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә якыннарын ТР башкаласының төрле күренешләре яки татар телендәге мөрәҗәгатьләр белән сөендерә алды.

Открытканы сатып алгач, акциядә катнашучы шунда ук аны имзалый һәм «Россия Почтасы» аша сату урынында ук торган тартмага салып җибәрә ала.

«Татмедиа» сату бүлеге җитәкчесе урынбасары Алсу Нәбиева кунакларны күбрәк «Әниемә», «Әтиемә», «Кызыма», «Улыма» дигән открыткалар кызыксындырганлыгын әйтте. Шулай ук Казан күренешләре һәм «Казаннан сәлам» дип язылган открыткалар да популяр булып чыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot