news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда татар халык тукучылык сәнгатенә багышланган күргәзмә ачыла

Казанда татар халык тукучылык сәнгатенә багышланган күргәзмә ачыла
Фото:ТР Мәдәният министрлыгы

Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда 11 июньдә 14:00 сәгатьтә традицион татар тукучылык сәнгатенә багышланган күргәзмә ачылачак. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгында хәбәр иттеләр. Экспозициядә Гөлшат Ногайбәкованың ул 20 елдан артык җыйган коллекциясеннән уникаль үрнәкләр тәкъдим ителәчәк.

Кунаклар өстәл япкычлары, келәмнәр, паласлар, пәрдәләр, чаршаулар һәм сөлгеләрне күрә алачак. Шулай ук Пермь татарларының һәм керәшеннәрнең традицион милли киемнәре, туй билбавы һәм тастар да тәкъдим ителәчәк.

Экспонатлар тукучылыкның йолаларда тоткан урынын, XX гасырда социаль үзгәрешләр сәбәпле әкренләп югала башлавын һәм XXI гасырда яңа брендлар һәм күнекмәләрне яшь осталарга тапшыру аша яңадан яши башлавын иллюстрацияли.

Күргәзмәне шулай ук фоторәссам һәм журналист, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Мөхәммәтҗановның эшләре тулыландырачак.

Күргәзмә 2026 елның 6 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot