news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда татар халкының милли үзенчәлеген чагылдыра торган лекцияләр циклы тәкъдим ителә

23 сентябрьдә Казанда «Tartaria: милли код» лекцияләр циклы башланып китә. Беренче очрашу «Татарлар кемнәр алар: бу хакта нәрсә белергә һәм ни өчен?» темасын яктырта торган чара булачак. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Лекцияләр циклы татар халкының тарихы һәм мәдәнияте турында заманча карашлар структурасын һәм системасын аңларга ярдәм итәчәк. Чара кунаклары уйдырмалар хакында сөйләшеп, фикерләү системасын үзгәртү принциплары мәсьәләсендә фәннең ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын беләчәкләр.

Беренче очрашуда кунакларны мәдәни үзенчәлекләр белән тарих фәннәре докторы Радик Салихов таныштырачак. Чарада катнашу өчен сылтама аша теркәлергә кирәк.

«Иске шәһәр» префектурасында хәбәр итүләренчә, белем бирү-агарту чарасы сәгать 18:30да башлана. Теркәлгән барлык катнашучыларны Габдулла Тукай урамы, 97 йорт адресы буенча урнашкан «Кызыл Шәрык» заводы янында көтәләр.

Проект «Тарихи мохит» муниципаль бюджет учреждениесе тарафыннан тарихчы Энҗе Дусаева һәм Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән берлектә «Иске шәһәр» префектурасы ярдәмендә оештырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot