Казанда яшәүчеләр татар телен бушлай өйрәнә алачак – 1 февральдән «Без – татарлар» курслары Россия ислам институтында башлана. Дәресләр «Татар телен өйрәнүчеләр өчен программа» нигезендә узачак, программаны институтның татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы эшләгән.
Дәресләр өч ай дәвам итәчәк. Татар теленнән тыш, тыңлаучылар ислам нигезләрен, татар тарихын, тәҗвид фәннәрен дә өйрәнәчәк. Дәресләрне Россия ислам институты укытучылары һәм студентлары алып барачак. Курсларны уңышлы тәмамлаган тыңлаучыларга сертификатлар биреләчәк.
Дәресләр атнага өч тапкыр – дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә 18.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр барачак. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.
Дәресләргә «Без-татарлар» онлайн платформасында дистанцион рәвештә кушылырга да мөмкин булачак. Анда теркәлгән тыңлаучылар 49 дәрескә бушлай керә алачак. Былтыр сайтта туган телен ике меңгә якын кеше өйрәнгән.