news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда татар телле кино проблемаларына багышланган Халыкара конференция узачак

«T̶A̶ ̶ТАР КИНО»конференциясендә кино һәм мультфильм төшерүчеләрдән тыш, аларны тәрҗемә иткән кешеләр, режиссерлар һәм гади халык катнаша.

Казанда татар телле кино проблемаларына багышланган Халыкара конференция узачак
Илнар Төхбәтов/архив

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 13 февральдә Татарстанның Милли Китапханәсендә «T̶A̶ ̶ТАР КИНО»: Нигә татар киносы тар?!» Халыкара конференциясе үткәрелә. Конференциягә теләгән һәркем килә ала һәм Zoom аша кушыла ала.

«Татар телле кинематографның вәкилләрен җыярга булдык. Биредә кино яки мультфильмнар төшерүчеләрдән тыш, аларны тәрҗемә иткән кешеләр, прокатка чыгаручылар, экспертлар тупланачак. Алар татар телле кинога карата ихтыяҗ, кино сайлау, төшерү, тамашачыга җиткерү проблемалары турында сөйләячәк», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә оештыручыларның берсе Тимур Харрасов.

Аның әйтүенчә, хәзер онлайн платформалар популяр. «Кино җитештерүчеләр физик яктан Россия буйлап кинотеатрлар белән кино күрсәтү турында килешү төзеп йөрергә вакыт юклыгын әйтте. Ни өчен татарча кинолар „Кинопоиск“ порталы кебек онлайн платформаларга чыкмый, дигән сорау туа. Татар кинолары белән эшләргә теләмәсәләр, башка формада ясап булыр микән? Безне шул мәсьәлә борчый», — диде ул.

Конференциянең икенче өлешендә халык фикере яңгыраячак һәм һәр катнашучы киноэкспертларга соравын бирә ала. «Үз фикереңне шушы анкетаны тутырып та белдереп була. Сорауларны алдан ук җибәрергә мөмкин. Сораштыруның нәтиҗәләре күрсәтеләчәк. Киноларны тәрҗемә итү, хокук тотучылар белән дә каршылыклар мәсьәләсен дә кузгатырга уйлыйбыз», — диде Тимур.

Конференция ахырында тамашачыларга яңа фильмнарның анонслары да тәкъдим ителәчәк. «Чит ил һәм чит төбәкләрдә яшәүче татарлар белән җыелышып, татар киносын карап булмый дигән нәтиҗәгә килдек. Я алар аз, я булганнарының да сыйфаты яхшы түгел, беркайда да табып булмый», — диде ул.

Конференцияне Берлин татар яшьләре вәкиле Тимур Харрасов һәм татар активисты Динара Фәйзуллина Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Милли китапханә ярдәме белән оештыра. Алар чараның исемен «Татаркино» оешмасына берничек тә бәйле түгел, ул «уңайлы сүз уены буларак сайланды», — дип аңлатты.

Тулырак мәгълүмат шушы сылтама буенча.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100