news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда татар телендә сөйләшү клубының икенче очрашуы узачак

Кабан күле яр буенда Казанда татар телендә сөйләшү клубының очрашулары дәвам итә. 16 июньдә узачак икенче чарада кан донорлыгының мөһимлеге турында сөйләшәчәкләр.

Клубта донорлык турында «Росплазма» Казан филиалының медицина технологы Сирень Гайсина белән сөйләшү булачак. 

Очрашуга, татар телен нинди дәрәҗәдә белүләренә карамастан, барлык теләүчеләр дә килә ала, дип хәбәр иттеләр Казанның парклар һәм скверлар дирекциясендә. Клубтагы дәресләр казанлыларга һәм шәһәр кунакларына тел киртәләрен җиңәргә, яңа сүзләр өйрәнергә, алган күнекмәләрне кулланырга һәм тел мохитенә чумарга ярдәм итәчәк.

Дәрес 18:00 сәгатьтә башлана. Очрашу урыны – таллар янындагы кызыл эскәмияләр (Сәлимҗанов урамы буенча чыгу урыны янында). Керү ирекле, алдан теркәлергә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100