Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда татар телендә шигырьләр һәм хикәяләр язучылар өчен махсус проект игълан ителде
Казанда «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе тарафыннан оештырылган «Яңгыра» әдәби проектына гаризалар кабул ителә башлады. Әлеге бәйгедә татар телендә шигырьләр һәм кыска хикәяләр язучылар катнаша ала. Иң яхшысы дип танылган эшләр проектның беренче җыентыгына керәчәк. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Катнашучылар бәйгегә сүзләр арасында буш урын калдырып язылган һәм ике меңгә кадәр билгедән торган әсәр тапшыра ала. Оештыручылар текстларның ни дәрәҗәдә үзенчәлекле булуын һәм ясалма фәһем мөмкинлекләреннән файдаланып язылу-язылмавын тикшерәчәк. Нейрочелтәрләр тарафыннан булдырылган яки башка чыганаклардан күчерелгән эшләр каралмый, дип хәбәр итә «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе.
Гаризаны тапшыру өчен 1 декабрьгә кадәр теркәлергә һәм әсәрне беркетергә кирәк. Эшләрне тикшереп чыкканнан соң оештыручылар «Яңгыра» дип аталган шигырьләр һәм хикәяләр җыентыгында бастырылырга тиешле авторлар исемлеген төзиячәк.
Басма «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе тарафыннан «Безнеңчә!» проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Яңгыра» чаралар циклының бер өлеше булып тора. Ул балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр арасында татар телен, мәдәниятен, милли гореф-гадәтләрне саклауга, үстерүгә, популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Цикл программасына шулай ук татар язучыларының әсәрләре турында фикер алышу өчен әдәби клуб очрашулары, милли эшләнмәләр булдыру буенча иҗади остаханәләр, татар телендә җырлы кичәләр һәм татар язучылары, шагыйрьләре, тәрҗемәчеләре белән очрашулар керә, дип хәбәр итә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз