news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда татар телендә яңа радиостанция эшли башлаячак

Телерадиотапшырулар буенча федераль конкурс комиссиясе «Китап» радиостанциясенә 98.6 МГц ешлыгында эшләргә рөхсәт бирде.

Казанда татар телендә яңа радиостанция эшли башлаячак
pixabay.com

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда «Китап» яңа радиостанциясе 98.6 МГц ешлыгында эшли башлый. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Телерадиотапшырулар буенча федераль конкурс комиссиясендә республика парламенты вәкиле Айрат Зарипов хәбәр итте.

«Карар бүген Мәскәүдә Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт утырышында кабул ителде», – диде Айрат Зарипов. Аның сүзләренчә, Яңа татар радиостанциясен булдыру проектын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot