Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда татар телен укытуның заманча ысуллары буенча семинар үтә
25 гыйнварда мәктәп укытучылары һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен татар телен укытуның заманча ысулларына багышланган «Телне өйрәнүнең нәтиҗәле ысуллары» дигән семинар үткәреләчәк. Аны 600дән артык кеше өчен оештыралар. Мәйданчыкта педагоглар тәҗрибә уртаклаша алачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Семинарда спикер буларак РФ Хөкүмәтенең мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты, «Полиглот» интеллектуаль реалити-шоу авторы һәм алып баручысы Дмитрий Петров чыгыш ясаячак. Шулай ук семинарга Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова һәм шәһәрнең Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов чакырылган.
Семинар 2021 елда старт алган «Татар телен укытуның мавыктыргыч, нәтиҗәле ысуллары» дип аталган лекцияләр циклының дәвамы булачак.
Чара 13:00 сәгатьтә Ю.Әхмәтҗанов юлы, 9, 2 нче корпус адресы буенча 11 нче күп профильле лицейда башланачак. Теркәлү 12:30 сәгатьтә башлана.
Семинар шәһәр мэриясе һәм Казан Мәгариф идарәсе тарафыннан ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән оештырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз